Без - татарлар, телебез - татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел ул.

 

                                                                                                                        К. Насыйри


Исәнмесез, хөрмәтле коллегаларым! Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, укучыларда туган телебезгә карата мәхәббәт тәрбиялим.

        Эш тәҗрибәмнән.

  Миңа сорау бирсәләр:

 - Сөенечең ни? — дисәләр,

   Сөенечем — таңнан торып,

   Эшкә килгән иртәләр.

   Миңа сорау бирсәләр:

 - Шатлыгың ни? — дисәләр,

  Шушы мәктәп сукмаклары

  Шатлыгыма илтәләр.

   Миңа сорау бирсәләр:

 - Бәхет ни ул? — дисәләр,

  Бәхет — шушы укучылар

  Кеше булып үссәләр.

                 Клара Булатова.

    Мин,Садыйкова Гөлсинә Солтан кызы, Яңа елның ак карлары туган ягымны акка төргәндә дөньяга аваз салганмын. Аклык бит ул сафлык билгесе,шуңадырмы бар дөньяны, яшәешне бары тик ак итеп кенә күрәсем килә минем. Кешеләргә аклык,сафлык бүләк итәсем килә...

       Укытучы булу минем бала чактагы хыялым.Хыялларым тормышка ашканга да, 22 ел вакыт үтеп киткән.Әле кайчан гына Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлап, яраткан һөнәрем буенча хезмәт юлымны башлап җибәргән идем...

       Мин көн саен сыйныфка керәм. Минем алда – күзләр, күзләр...  Алар төрлечә карый: кызыксынып, куркып, битараф... Һәркайсында – үзенчәлекле дөнья чагылышы. Мин шушы дөньяларны сак кына ачарга,  аларга үсәргә, яхшы якка үзгәрергә ярдәм итәргә тиеш. Минем омтылышым – һәр укучыга иҗади мөмкинлекләрен табарга ярдәм итү, үзенең көченә ышандыру. Балага аның барлык эшләрне булдыра алырдай шәхес икәнен күрсәтү – минем максатым һәм педагогик фәлсәфәм. 

         Заман безнең алдыбызга катлаулы мәсьәләләр китереп куя.Без-укытучылар,укытып кына калмыйбыз,ә бәлки шәхес тәрбиялибез.

        Ничә буын тәрбияләп чыгарганмын, араларында нинди генә һөнәр ияләре юк.Иң мөһиме:тормышта югалып калмыйча, "Кеше" дигән бөек исем йөртәләр.Үз юлларын ярып баралар бит, яңа үрләр яулыйлар.

        Мактау грамоталары, дипломнары, "Иң яхшы укытучы" гранты -болар барсы да эшемнең нәтиҗәле булуын күрсәтә.

         Яшь буынга тәрбия бирүдә әлегә хәл ителмәгән мәсьәләләр күп дип саныйм.Балаларның,үсмерләрнең үзара аралашулары мине дә уйланырга,эзләнергә мәҗбүр итә.Бүгенге көндә "Укыту-тәрбия процессында әхлакый кыйммәтләр системасы аша укучыларда шәхес тәрбияләү"дип исемләнгән методик тема өстендә эшлим.Укучылар белән уртак тел табарга,туган телебезгә,әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләргә тырышам.Киләчәктә укучыларымны югары зәвыклы,тәрбияле,интеллектуаль яктан үсеш алган,киң күзаллаулы иҗади шәхесләр итеп күрергә телим.