Без зур һәм бер тату гаилә!

 

Кәефемне күпме бозды болар,

Үзәгемә күпме үттеләр!..

Тик һаман да җанга якын шулар,

Минекеләр,үземнекеләр.

Минекеләр,үземнекеләр шул,

"Үземнекеләр" дип үстерәм.

"Үземнекеләр" дип гаеплим дә

"Үземнекеләр"дип кичерәм.

Көннең ямен,тәмен,борчуларын

Тик шулардан җыям,таратам,

Плюс-минусларын бергә кушып,

Үземнеке итеп яратам.          Клара  Булатова.